Туган авылыма 7 чакрым ераклыкта җыйнак кына, шифалы үләннәргә, сайрар кошларга ,кура җиләгенә , гүзәл чәчәкләргә бай булган бер урман бар. Ул үзенә терәлеп кенә торган 20 чакрым хуҗалыклы, әмма бик таза, нык, матур авыл исеме белән Каргалы урманы дип атала. Хәзерге вакытта урманның кырында Каргалы авылы гына булса, элек ул тирәләрдә Бакча исемле бер авыл да булган.Аның хәзер урыны да юк инде.Анда басулар , киң кырлар җәелеп ята. Шулай ук Шом башы дип аталган авыл да Пөшәңгәргә 2-3 чакрым гына ераклыкта булган. Хәзер ул урында йорт нигезләре генә торалар.
Пөшәңгәр авылы уртасыннан елга агып ята. Ул күрше мари авылы исеме белән Сәрдә елгасы дип атала. Шушы елга авылны ике якка аерып тора. Ике як кешеләре дә бер-берләрен аргы яклар дип йөртәләр.
Авылым калкулык битенә урнашкан. Ул калкулыкның бер өлешен Җәләй тавы дип йөртәләр. Ә калкулыкны икегә бүлеп торучы елга бик күп наратлар үскәнгә Нарат елгасы дип атала.
Авыл башында Балтай күле дип аталган бик матур, тирә якларына тал-тирәкләр үскән түгәрәк күл җәйрәп ята. Безнең авылда элек мари гаиләләре күп булган, бу урында Балтай исемле чирмеш яшәгән. Шунлыктан күл аның исеме белән Балтай күле дип йөртелә. Күлгә ерак түгел Әкәй тавы күренеп тора. Бу бик кечкенә генә калку урын, әмма бик серле һәм кызыклы. Риваятьләргә караганда мәҗүсилек чорында ниндидер бер бәйрәмдә атынчык атынып уйнаганда, ике мари кызы егылып төшеп үлгән һәм аларны шунда күмгәннәр. 1950 елларның урталарында әкәй тавында колхоз бәрәңге подвалы казыта һәм шул вакытта бу кызларның чәчләре, тешләре, сөякләре һәм бизәнү әйберләре-энҗе, мәрҗән кебек әйберләре чыга. Әкәйләр дип безнең авылда мари хатын-кызларын атыйлар.
Пешәнгер һәм Апаз авыллары арасында Тәңкә тау дигән урын бар. Бу атама турында мондый хикәят йөри. Элек бу җир Апаз авылы халкыныкы булган, ә җир бүлү вакытында Пөшәңгәрләр землемерга бер тәңкә акча биреп үзләренә алганнар. Шуннан тау Тәңкә тау дип атала башлаган. Шушы тауга ерак та түгел Сәрдә елгасы буендагы бер агачлыкны Рәхим таллыгы дип йөртәләр. Бу исә авылның шул очында Рәхим исемле кеше яшәгәнен искәртә.
Авылның урман ягында исә Пар юкә дигән бик матур бер урын бар. Анда парлы юкә агачлары үсә.
Безнең авылдан 0,5 км ераклыктагы Мирҗәм авылы Мари иле Республикасының Мари-Төрәк районы Сәрдә авылы белән чиктәш. Менә шул Сәрдә авылы басулары белән безнең басулар тоташкан урынны Сәрдә межасы дип тә , Чомыт дип тә атыйлар. Ә нигә Чомыт дип йөртелә соң ул? Чөнки анда бик күп башка агачлар белән бергә шомырт агачлары да үсә. Май аенда шомыртлар чәчәк аткан чакта бу урын искиткеч матур була. Ә инде шомыртлар өлгергән вакытта ...
Авылда шушы Чомыт кебек тагын бер серле урын бар.Ул Низам исемле абыйларның өй артындагы күл, шуңа күрә Низам күле дип атала. Ул бик куе агачлар арасында җәйрәп ята. Үзе кечкенә генә. Ә суы чип-чиста. Аңа шундый саф суны кырыендагы чишмә бүләк итә икән. Күл тирәләрендә эңгер-меңгер вакыт кебек иде. Күлнең шундый сихри, серле, гаҗәпләнерлек булуына һәркемне сокландыра.
Авылымда Мостафа өсте дип аталган бер калкулык бар. Анда Мостафа исемле юлаучы үлеп калган. Мостафа - мәҗүсилек динендәге кеше булган. Шуңа күрә авыл аны авыл зиратына күмдермәгәннәр, тау өстенә җирләгәннәр. Мостафаны күмгәннән соң, тау битеннән чишмә бәреп чыккан. Чишмә чыкканнан соң Мостафаны әүлия булган дигән нәтиҗәгә килгәннәр, ә чишмәсен Әүлия чишмәсе дип атый башлаганнар. Хәзерге көндә бу чишмә Югары оч чишмәсе дип йөртелә.
Пешәнгер зур авыл түгел. Анда урамнар саны да берничә генә. Документларда 3 урам исеме: Нагорная, Васыйл Әһлиуллин, Чапаев урамнары белән адрес языла. Ә халык телендә урамнар саны күбрәк телгә алына: Аргы як , Югары оч, Аскы тыкрык, Өске тыкрык, Түбән оч, Кибет урамы, Өч өйле, Атау, Яңа урам.