Пәнҗешәмбе, 16.05.2024, 16:34
Сәламлим Сезне, Гость
      Балаларда сыйфатлы белем бирү белән беррәттән мәктәп-бакчада  хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә.
     Безнең максатыбыз: балаларда кече яшьтән туган җиребезгә мәхәббәт, милли үзаң формалаштыру, авыл хуҗалыгы һөнәрләренә кызыксыну уяту, аларда мөстәкыйльлек тәрбияләү. Бу максатыбызны үзебезнең җирлектә яшәгән герой якташларыбыз Советлар Союзы Герое - Нәкыйп Сафин, Социалистик Хезмәт геройлары - Дания Галимова , Гәлимулла Әсхәдуллин үрнәгендә тормышка ашырабыз. Алар үзләренең бар гомерләрен хезмәткә, халыкка, туган җиребезгә багышлаганнар. Без дә хезмәт сөючән, авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән кызыксынучан, туган җирләрен, туган авылларын яратучы балалар тәрбияләргә телибез. Хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелү - шуның нәтиҗәсе.
    Хезмәт тәрбиясе бирү  балалар бакчасына килгәннең беренче көннәреннән үк башлана. Анда балалар тере табигать почмагында элементар хезмәт күнекмәләренә өйрәнә, ягъни гөлләргә су сибәләр, тузаннарын сөртәләр, попугай һәм балыкларны тәрбиялиләр.
   Башлангыч класс укучылары көчләреннән килгәнчә, тирә - ягыбызны яшелләндерүдә һәм төзекләндерүдә, чишмә тирәләрен чистартуда актив катнашалар. Авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән таныштыру, хезмәт күнекмәләре булдыру,  җир эшенә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүдә  мәктәп яны тәҗрибә участогы ярдәм итә. Укучыларыбыз  мәктәп яны тәҗрибә участогында да иртә яздан көзгә кадәр укытучылар җитәкчелегендә эшлиләр.  
    Балаларны  авыл хуҗалыгы кораллары белән эшләргә дә өйрәтәбез. Моның өчен төрле хезмәт кораллары булдырылды. Алар әти-әниләр  ярдәме белән  балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп эшләнде.  Шулай ук укучылар белән машина – трактор паркына, терлекчелек комплексларына, күмәк хуҗалык басуларына экскурсияләр,  алдынгы  һәм  ветеран  авыл  хуҗалыгы  хезмәтчәннәре  белән  очрашулар  оештырыла. 
    Гомумән, без туган җирен яратучы, киләчәктә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләгән, хезмәт сөючән балалар тәрбияләргә телибез.   Мәктәп – бакчабыздагы уңайлы заманча  шартлар  бу теләкне тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Һәм без, балалар урта мәктәпне тәмамлап, авыл хуҗалыгы һөнәрләрен үзләштереп, туган авылыбызга кайтып яшәрләр дип ышанабыз.