Пәнҗешәмбе, 16.05.2024, 09:14
Сәламлим Сезне, Гость
 
                                 Авылның  бүгенге  көне
 
                                      
 
    Пешәнгер авылы Татарстан Республикасының чигендә, төньяк районнарның берсе булган Арча районында урнашкан. Ул Мари Иле Республикасы һәм Балтач районы белән чиктәш. Бүгенге көндә авылда 114 хуҗалык исәпләнә, 398 кеше яши. Пешәнгер авылы "Ватан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составына керә. 
     Авылыбыз  ышанычлы адымнар белән алга атлый.  Башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет,  клуб халыкка хезмәт күрсәтә. Халкымның туган авылыбызга булган мәхәббәте, соклану хисләре "Туган авылым – Пөшәңгәр!” җырында ачык сурәтләнә:       
    Оҗмахларның үзе бит син –
    Туган авылым – Пешәңгәр.
    Сагышлардан саргаямын
    Мин синнән китсәм әгәр!
 
 
 
"Туган авылым - Пөшәңгәр" җыры