Пәнҗешәмбе, 16.05.2024, 06:56
Сәламлим Сезне, Гость
     1939 нчы елда Пешәнгер авылында беренче башлангыч мәктәп ачыла. Ул авылның уртасыннан агучы Сәрдә елгасының сул як ярындагы мәчет бинасына урнаша. 1949 нчы елда мәктәпне җидееллык итеп үзгәртәләр. Анда Пешәнгер, Мирҗәм, Кызыл Игенче авылларының балалары укый. 1951 нче елда мәктәпкә директор итеп Апаз авылы кешесе Миңнебаев Галиәхмәт Миңнебай улы билгеләнә.
     1954-57 нче елларда Пешәнгер җидеелык мәктәбендә эшләгән укытучылар:
    Абдуллина Мәгъфүрә - завуч
    Галимова Өрфәйдә - география,тарих
    Рәхимов Рәүф - математика
    Шәрипова Хәтифә - татар теле
    Миңнебаева Хәдия - немец теле
    Мирзина Зөһрә - рус теле
    Миңнебаев Хәмбәл - физкультура, математика фәннәреннән белем бирәләр.
    Шушы ук еллар аралыгында Әсәдуллин Миңнәхмәт, Закирова Лира, Миңнебаев Сибәгать, Сәмигуллин Иңгел, Гарипова Фәния, Әхмәдуллина Ләбибә, Файзрахманова Равилә исемле укытучылар да мәктәптә хезмәт куйганнар.
    1957 нче елда, укучылар саны җитмәү сәбәпле, Пешәнгер мәктәбе башлангыч мәктәп булып кала. Мәктәп мөдире булып Ибниев Әхәт Ибни улы (1957-1966 нчы еллар) эшли.
    1969 нчы елда мәктәп бинасын авыл читенә күчереп салалар. Анда 3 класс бүлмәсе, 1 укытучылар бүлмәсе урын ала. 1976 нчы елда исә Пешәнгер башлангыч мәктәбенә күрше Мирҗәм авылының мәктәбен дә кушалар. Пешәнгер башлангыч мәктәбе тарихында түбәндәге укытучылар зур урын били: Шәрифуллина Мөршидә Мәсхүт кызы - 1978-1983 Әхмәдуллина Ләбибә - 1951-1977 Фәйзрахманова Равилә Зариф кызы - 1954-1978 Зәйнуллина Гөлфия Габдрахман кызы - 1968-2003 Закирҗанова Зифа Хәким кызы - 1976-2004 (1988-2004 нче елларда мәктәп мөдире булып эшли) Мәктәпкә яшь белгечләрнең эшкә килүе дә күзәтелә. 1992 нче елда - Галәветдинова Илүзә, 1995 нче елда Котдусов Раушан Пешәнгер башлангыч мәктәбендә үзләренең укытучылык эшчәнлеген башлап җибәрәләр.
Түбәндәге фильм Пешәнгер башлангыч мәктәбендә 35әр ел балаларга белем һәм тәрбия биргән ветеран укытучылар Зәйнуллина Гөлфия Халиулловна һәм Закирҗанова Зифа Хәкимовна турында: