Җомга, 17.05.2024, 00:07
Сәламлим Сезне, Гость
                                       Мәктәп-бакча    турында
 
    2004 ел укытучылар, укучылар өчен генә түгел, барлык Пешәнгер, Мирҗәм авыллары халкы өчен көтеп алынган, истәлекле ел булды. Чөнки 2 авыл арасында, иң матур урында мәһабәт бина – белем һәм тәрбия йорты калкып чыкты. Һәм 2004 нче елның 1 сентябрендә үзенең изге эшен башлап җибәрде.
     Бу бина гади генә түгел. Анда мәктәп-балалар бакчасы, медпункт, авыл китапханәсе, спортзал урнашкан. Учреждениенең төре дә үзенчәлекле - мәктәкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп укучыларына белем бирү учреждениясе "Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”. Ул Апаз гомумбелем бирү мәктәбенең куст мәктәбе санала.
    2011-2012 нче уку елында мәктәп-бакчада, Пешәнгер һәм Мирҗәм авылларыннан килеп, 30 укучы белем ала, 25 бала тәрбияләнә. 4 классны тәмамлагач, укучыларыбыз укуларын Апаз урта гомумбелем бирү мәктәбендә дәвам итәләр. Аларга 10 педагогик хезмәткәр белем һәм тәрбия бирә, 9 техник персонал хезмәт күрсәтә.
    Мәктәп-бакча бик бай материаль-техник базага ия. Мәктәп өлешендә заманча җиһазландырылган 4 класс бүлмәсе, 1 информатика кабинеты, методик бүлмәләр, спортзал, ял һәм уен почмаклары, ашханә урын алган. Бакча ягында йокы һәм уен бүлмәләре, музей, табигать почмагы урнашкан. Учреждениенең тышкы территориясенең дә мәйданы зур. Аның 0,7 га ын мәктәп яны тәҗрибә участогы, 0,3 ын чәчәклекләр били. Шулай ук әкияти бизәлештәге уен һәм спорт мәйданчыклары да урын алган. Гомумән, "Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы” материаль-техник базасы һәм кадрлар белән тәэмин ителеше ягыннан  заман  таләпләренә  җавап  бирә.
 
Мәктәп-бакча турында тулырак мәгълүмат