Галимова Дания Хадиҗан кызы 1932 елда Кызыл Юл районы Мирҗәм авылында туган. Башлангыч белемне Мирҗәм, җидееллык белемне Носы мәктәбендә ала. Һәм 1947 нче елда мәктәпне тәмамлагач та атлар караучы булып эшли. 1957 елда "Северный” совхозы оешкач, дуңгызчылык фермасында эшли башлый. Шушы көннән алып лаеклы ялга чыкканчы 1987 нче елга кадәр эшли ул анда. 1966 елда Дания апага дуңгызчылыкта эшләгән уңышлары өчен Почет билгесе Ордены бирелә. Эшләгән дәвердә Авыл Советы депутаты, район советы депутаты, Татарстан буенча да депутат булып тора. 1971 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә һәм Ленин Ордены белән бүләкләнә. Шул ук елны Кызыл Йолдыз ордены да бирелә. Социалистик ярышта ирешкән уңышлары өчен 1970 елда В.И.Ленинга 100 ел тулу уңае белән медаль бирелә. Хәзерге вакытта Дания апа Мирҗәм авылында яши