Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып...
...Фән өлкәсендә дә, әдәбият өлкәсендә дә күпме казанышлар, күпме уңышлар... Болар бит берсе дә җиңел генә килми. Һәммәсенең артында тырышлык, сабырлык, зур хезмәт ята. Шушы хезмәткә бөтен көчен, күңелен биреп эшләгән кеше генә уңышларга ирешергә мөмкин. "Тырышлык, - ди Рифат Корбанов. – табигатьтән килә. Ләкин аның белән генә ерак китеп булмый, әгәр дә бу тормышта чын тырышлык, чын хезмәт күрсәтмәсәң.” Бу сүзләрнең дөреслеген ул үз тормыш юлы үрнәгендә исбат итә, раслый. Сүз дә юк, тырышлык бик кирәкле сыйфат. Әмма Рифат Корбановның максатчан, тәвәккәл, ихтыяр көченә ия, һәрьяктан талантлы кеше булуына да сокланмый мөмкин түгел! Чөнки ул әле галим һәм шагыйрь генә түгел, штанга күтәрү буенча Татарстан чемпионы да, данлыклы бакчачы да, таш салу буенча үз методикасын керткән оста төзүче дә! Аның спорт белән мавыгуы улына күчкән, оста төзүче икәнен үз куллары белән төзегән мәһабәт йорты раслап тора, 200 төрдән артык чәчәк кенә үсүче бакчасы уңган бакчачы булуын дәлилли!
"Шушы яктан, шушы туфрактан без..." (Рифат Җамал турында фильм, җитәкчесе: педагог-оештыручы Р.Ә.Галәветдинова)