Шимбә, 02.08.2025, 21:41
Сәламлим Сезне, Гость
                                         

   Нәкыйп Сафа улы  Сафин 1921 нче елның 15 нче мартында  элекке Кызыл Юл районы (хәзерге Арча районы) Мирҗәм авылында дөньяга килгән. Әтисе Сафа агай - тимерче, әнисе Шәрифелҗамал гади колхозчы булганнар. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 15 яшьлек  Нәкыйп колхозда эшли башлый. Ә 1938 нче елда  Иркутск өлкәсе Маритуй станциясендәге  тимер юл  хезмәтенә ремонт эшчесе булып эшкә урнаша.

     1940 елда Нәкыйп Сафин Кызыл Армия  сафларына алына. Кече командирлар мәктәбендә укый башлый. Аны тәмамларга гына  өлгерә алмый - Бөек Ватан сугышы башлана.  1941-46 нче елларда ул  сугышта  катнаша, Советлар  Союзы  Герое исеменә  лаек  була. Нәкыйп  Сафин  1946 елда  гына демобилизацияләнә. Һәм үзенең туган – үскән якларына, бормаланып аккан Сәрдә  елгасы  буена утырган Мирҗәм  авылына  кайта. Кайткач, Казан шәһәрендә партия мәктәбен тәмамлый. Арчада, Кенәрдә партия – совет органнарында эшли. Эшли,  ләкин  сугыш  вакытында ярлыланып  калган колхозларны,  авыр  тормышта  яшәүче  колхозчыларны  күреп  бик  борчыла. Шуңа  күрә дә, 17 авылдан  түзелгән совхозга  директор  итеп  куябыз  дигән  тәкъдимне  шатланып  кабул  итә Сафин. Һәм 1957 елдан 65 елга кадәр  "Северный” совхозы директоры вазифасын  башкара. Артта калган,  начар  тормышта  яшәгән совхозны иң алдынгылар  сафына  чыгара, бик күп йортлар, мәктәп, культура сарае, больница, пекарня, ашханә, тимер-бетон  заводы төзетә.  Кыскасы, Бөек  Ватан сугышы   батыры  Нәкыйп  Сафин  авыл  хуҗалыгы  фронтында да  яхшы  үрнәк  күрсәтә.  

    1965 елда  Сафин  Яшел Үзән районындагы  "Юдино” кошчылык совхозына  директор  итеп күчерелә.  Анда  6 ел эшләп,  лаеклы  ялга чыга.  Ә 1987  елның 22 маенда  аның  йөрәге тибүдән  туктый, ул  Казандагы  Татар  зиратында  җирләнгән.

Нәкыйп Сафин  турында фильм: