Сишәмбе, 22.07.2025, 05:39
Сәламлим Сезне, Гость
 
Әсхәдуллин Галимулла Әсхәдулла улы 1928 нче елның 14 нче апрелендә Кызыл Юл районы Мирҗәм авылында туа. Башлангыч белемне Мирҗәм һәм Пешәнгер мәктәпләрендә ала. 1942 нче елда Носы җидееллык мәктәбен тәмамлый. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда колхозда эшли. 1947 нче елда балта остасы һөнәрен үзләштерергә теләгән егет Казанга ФЗӨгә укырга китә. Ләкин аңа фрезерчы һөнәренә өйрәнергә туры килә, 6 ай укыганнан соң Галимулла Әсхәдуллин Казанның шәһәренең Горбунов исемендәге авиация заводында эшли башлый. Аның эшчәнлеген 1951-54 нче елларда Совет Армиясе сафларында булуы гына туктатып тора. Эшләү белән беррәттән, ул 3 еллык мастерлар мәктәбендә белемен арттырырга да өлгерә. Ул үзенең эшен бик яратып, тырышып башкара, пөхтәлеге, осталыгы белән аерылып тора. Галимулла Әсхәдуллин хезмәт шартларын яхшырту, металлны күп сарыф итмәү, җитештерүчәнлекне арттыру һәм сыйфатны яхшырту буенча 29 рационализаторлык тәкъдиме кертә һәм үзе үк тормышка ашыра. Фидакарь хезмәте өчен Ватаныбызның олы бүләкләренә лаек була. 1966 нчы елда - Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1970 нче елда – "Хезмәт даны” медале, 1974 нче елда – Ленин ордены һәм "Алтын йолдыз” медале, 1984нче елда "Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. 1975 нче елда Галимулла Әсхәдуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 1974-84 нче елларда СССР Верховный Советы депутаты. Хәзерге вакытта лаеклы ялда, Казан шәһәрендә яши.